Балалар арасында юл-транспорт җәрәхәтләнүләрен профилактикалау – ЮХИДИ хезмәткәрләре эшендә мөһим юнәлеш.
2021 елның 17 мартыннан 30ына кадәр Татарстанда «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы профилактик чара уза.
Лаеш районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып баралар. Әлеге хокук бозу өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган.
2021 елның 2 аенда ТР да балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте (ЮТҺ) булган, аларда дүрт бала һәлак булган һәм 63е җәрәхәтләнгән. ЮТҺдә катнашкан балаларның күбесе - пассажирлар. Мәсәлән, 2021 елның 24 гыйнварында Тукай районында ЮТҺ нәтиҗәсендә автомобиль пассажиры, 4 айлык бала, алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. ЮТҺ вакытында бала әнисенең кулында була, гәрчә автомобиль салонында балалар өчен тотып тору җайланмасы булса да.
-РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы төстә, 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланып башкарылырга тиеш, - дип аңлатты Лаеш ЭЭМнең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Сергей Барышев. - Без балалар өчен тотып тору җайланмасыннан 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә файдаланырга киңәш итәбез. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар иминлек каешларын эләктерергә тиеш.
«Язгы каникуллар» профилактик чарасын үткәрү вакытында полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак.
- Хокук бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен ул йөри торган белем бирү оешмасына тапшырылачак, - дип аңлатты «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина.
Нет комментариев