Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярыштылар

«Сәламәт буын» Усад күп профильле лицеенда «Сүз» проекты кысаларында уеннар узды.



Уеннарга 6-8 сыйныф укучылары чакырылды. Балалар татар һәм рус орфографиясен белүдә көч сынаштылар. Чара күңелле һәм белемле үтте. Һәр катнашучы сертификат алды, ә җиңүчеләр һәм призерлар эксклюзив призлар алды.

Җиңүчеләр-Зилә Хәмәтгалиева, Диләрә Зарипова һәм Хусейн Хәлимов. Алар 2024 елның 1 июнендә Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясаячак.

Конкурсны Казан федераль университеты студентлары ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы укучылары рус һәм татар телен белү буенча ярыштылар