Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Сөйкемле хатын-кызлар өчен концерт

Лаешлы хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар.

Район мәдәният йортының актлар залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды.

Тантаналы кичәне район башлыгы Илдус Зарипов ачты.

- Хатын-кызлардан башка тормыш булмый, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Фатыйхович хатын-кызларга. – Аларга зур эш йөкләнә. Бу эш кенә түгел, йортта уңайлылык тудыру, балалар тәрбияләү, йорт хуҗалыгын алып бару да. Сезгә барыгызга да бәйрәмдә генә түгел, ә көн саен ярату һәм игътибар бүләк итүләрен телим. Нык сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә иминлеге сезгә.

Район башлыгы аерым уңышларга ирешкән хатын-кызларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, педагоглар, фельдшерлар, техник персонал һәм башкалар бар иде. Ә аннары Илдус Зарипов, гармунда уйнап-җырлап, тамашачылар өчен музыкаль бүләк ясады.

Район үзешчәннәре әзерләгән концерт матур, истә калырлык булды. Аның төп «фишкасы» - сәхнәгә ир-атлар гына чыкты. Аларның һәркайсы хатын-кызларны үзләренең вокаль һәм хореографик талантлары белән сөендерергә тырышты. Ә андыйлар Лаеш төбәгендә аз түгел. Мәсәлән, Александр Агеев романсларны оста башкарды. Ә Ренат Хәйруллин Майкл Джексонга әверелеп, сәхнәдә һәм тамаша залында ут уйнатты. Концертта иң яшь катнашучы Иван Шуваров булды, ул шигырьләр укыды һәм гармунда уйнады. «Кама ягы»ның элеккеге баш мөхәррире Сергей Козин үзе язган җырын башкарды. Башка талантлы чыгышлар да күп булды. Ә финал җырын җырлаганда кавалерлар дамаларны биергә чакырдылар.

Бәйрәм кичәсендә бик күп кызыклы һәм истә калырлык номерлар булды, хатын-кызлар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Бу язгы кичтә аларның һәркайсына Лаеш ир-атлары Халыкара хатын-кызлар көнендә булырга тиеш булган бәйрәм кәефе теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама. Мәдәният