Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Туган тел музыкасы яңгырады

Район фестивале Халыкара туган тел көненә багышланган иде.

Лаеш шәһәре мәдәният йорты сәхнәсендә концерт программасы Лаеш шәһәренең Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары – «Радушие» ансамблендә катнашучылар чыгышы белән ачылды. Балалар музыка коралларында «Каз канаты» көен уйнадылар.

Фестиваль-конкурс «Вокал» һәм «Халык биюе» номинацияләрендә узды. Жюри составына атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Хәкимова, хореограф Валентина Мартынова һәм район Мәгариф идарәсе вәкилләре: методист Альбина Хәсбиева һәм халык мәгарифе буенча методист Ләрия Сафина керде.

Районның 13 мәктәбеннән, шул исәптән Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбеннән яшь артистлар үз талантларын күрсәттеләр. Аларның «Мама» җыры көчле алкышларга күмелде.

Лаеш районы Мәгариф идарәсендә ышандыруларынча, фестиваль район укучыларының мәдәни аралашуына, милли бердәмлегенә һәм татулыгына ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама. Мәдәният