Узып баручы 2024 елның соңгы көннәрен Лаеш спорт мәктәбе спортчылары бик уңышлы үткәрде.

Район башлыгының чыршы бәйрәмендә Каип авылы көрәш сараенда шөгыльләнүче дүрт спортчыга Рәхмәт хатлары тапшырылды:

Альберт Гервальд
Айдан Сакенов
Самира Хәйретдинова
Дамир Хуҗәхмәтов.

Яңа ел алдыннан спорт залында күңелле стартлар үткәрелде.

Тренер Рөстәм Насыйбуллин сөйләвенчә, яңа ел ярышларында 44 спортчы һәм аларның әти-әниләре катнашкан.

Очрашу волейбол буенча иптәшләрчә матч белән тәмамлана. Ә яшьләргә яңа ел бүләкләре тапшырыла.
Фотоны Р.Насыйбуллин тәкъдим итте.
Нет комментариев