Лаеш районы футболчылары җәйге җыеннарны тәмамлады
спорт

Лаеш районы футболчылары җәйге җыеннарны тәмамлады

2024 елның 10-27 июнендә Кристалл (Габишево) мини-футбол клубы уенчылары җәйге җыеннарда катнаштылар.


Җыеннар Лаешта «Липки» лагере базасында уздырылды. Команда тренеры Кирилл Иванов сөйләвенчә, смена дәвамында балалар тырышып күнегүләр ясаганнар һәм күнегү процессының аерым элементларын камилләштергәннәр.

Һәр көннең һәр минуты билгеләнгән иде. Шулай итеп, һәр яшь уенчыда дисциплина тәрбияләнә. Ә алда «Кристалл» ны яңа сезон, яңа ярышлар һәм яңа уңышлар көтә.


Лаеш районы футболчылары җәйге җыеннарны тәмамлады

Нет комментариев