Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында тимераякта шуу буенча «Лед надежды нашей«дип аталган Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды.

Әлеге ярышларда Лаешның яшь спортчылары 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Укыту-тренировка эшләре буенча директор урынбасары Елена Антонова сөйли.

1-2 класслар төркемендә 50 метрлы дистанциядә Агата Карабаева 1 урынны яулады. Икенче урында Мирослава Моденова, ә бронза медальне Кира Чербашова яулады.
«3-5класс кызлары» икенче төркемендә 50 метр дистанциядә 2 урынны Ангелия Наумова алды, ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
«6-8 класс кызлары» төркемендә Дарья Карабаева 1 зурлар разрядын үтәп, җиңүче булды. Яна Сухарева да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм 3 нче урынны алды.
Барлык катнашучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга 14-16 февральдә Түбән Новгородта узачак «Серебряные коньки» Бөтенроссия ярышларында уңышлар телибез. Тизлек һәм осталык аларның ышанычлы юлдашлары булсын!
Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз.
Нет комментариев