«Питрәч таңнары» кубогын Державино авылы янындагы үрдәк буасында уздырдылар.

Сезне, мөгаен, Лаеш районында узган ярышларның күрше район хөрмәтенә аталуы кызыксындырадыр? Оештыручылар аңлатуынча, башта балык тоту турнирын Безрыбное күлендәге Питрәчтә уздырырга ниятләгәннәр. Ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, аны үткәрү башка урынга күчерелде.

«Питрәч таңнары» Кубогын Татарстан балыкчылык спорты федерациясе оештырды. Ярышларга сигез команда килгән иде. Алар өч турда ярыштылар. Беренче турда спортчылар 0,5–1 метр тирәнлектәге сай участокта ярыштылар.Икенче турда балыкчылар бер өлеше сай, ә икенчесе 5-6 метр тирәнлектәге дамбага күчтеләр. Өченче тур вакытында биек ярдан балык тоттылар.

Катнашучылар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр — туклану, оештыручылардан бүләкләр, уңай атмосфера, кызык кешеләр белән очрашу һәм матур табигать. Ә «Горькийлылар» командасы җиңде, ул Татарстан командасын бер ярым баллга узып китте.

Фотоны Дмитрий Петриченко тәкъдим итте
Нет комментариев