“Имин балачак” конкурсында катнашучыларны призлар көтә
яңалыклар

“Имин балачак” конкурсында катнашучыларны призлар көтә

Оештыручылар үз фотоларын конкурска җибәргән барлык катнашучыларны бүләкләргә булдылар.

Конкурсның җиңүчесе итеп Алексей Семенов (5 яшь) танылды. Икенче урында - Азамат Мөхәммәтситдыйков (4 яшь), өченчедә - Иван Майборода (4 яшь). Моннан тыш, барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.

Конкурсны оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Кама ягы” газетасы редакциясе. Конкурсның иганәчесе – “Юл хәрәкәте иминлеге” Дәүләт бюджет учреждениесе.

БАРЛЫК финалистларны һәм БАРЛЫК катнашучыларны бүләкләү 10 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Лаеш шәһәренең Җиңү паркында булачак. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур үтенеч: бүләкләү тантанасында катнашуыгыз турында 8 (84378) 2-57-49 телефоны аша хәбәр итегез. Тулырак мәгълүматны «Кама ягы» сайтында укыгыз: http://laishevskyi.ru.

(Реклама хокукында 6+)

 


Нет комментариев