Лаеш районы укучылары россия фәненең үсеше тарихы турында белделәр
яңалыклар

Лаеш районы укучылары россия фәненең үсеше тарихы турында белделәр

Ташкирмән мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Ирина Бустыбанова » Яшәсен Россия фәне!» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.

Чара Россия фәне көненә багышланган иде. Бу — үз гомерләрен фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышларга карар кылган академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар бәйрәме.

Бәйрәмнең тарихы Петр I заманнарыннан ук башлана. Аның әмере буенча 1724 елда Россия дәүләтендә фәнне үстерү турында указ чыгарыла, шуның нәтиҗәсендә беренче Фәннәр академиясе барлыкка килә. 1925 елда ул СССР Фәннәр академиясенә, ә 1991 елда — Россия Фәннәр академиясенә үзгәртелә.

Фото: Ташкирмән мәктәбе


Лаеш районы укучылары россия фәненең үсеше тарихы турында белделәр

Нет комментариев