Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Балалы гаиләләр дәүләт ярдәме алачак

Гаиләләрнең дәүләт ярдәме алу хокукы киңәйтелде.

РФ Президенты Указы нигезендә аны 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче барлык гаиләләр алачак.

Коронавирус аркасында булган чикләүләрне бетерү турында 2020 елның 11 маенда узган киңәшмәдә Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Әмма кайбер укучыларда сораулар туды. Аларга Россия Федерациясе Пенсия фондының Лаеш районы буенча идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

Өч яшькә кадәрге балаларга нинди түләүләр каралган

Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең ай саен 5 мең сум күләмендә бирелүче түләү алуга хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаны түбәндәгеләр алырга мөмкин:

• ана (гаилә) капиталына (МСК) хокукы булган затлар, мондый хокук 2020 елның 1 июленә кадәр барлыкка килгән очракта, 3 яшькә кадәрге һәр балага

• 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тапкан яки уллыкка алган гаиләләр (МСК хокуксыз)

• Президентның 7 май указы буенча өч яшькә кадәрге беренче балаларга кагылмый  иде, чөнки әниләрнең МСКка хокукы юк иде. Хәзер үзгәрешләр керттеләр, өч яшькә кадәр булган барлык балалар да түләүләр алачак.

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә нинди түләүләр биреләчәк

Алар 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булу-булмауга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр күрсәтелгән яшькә җиткән (ягъни 2004 елның11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган) һәр балага биреләчәк.

Түләү алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы яки күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиентлык хезмәтләре аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ләкин бары тик алдан язылу буенча гына.

Гариза язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, счет мөрәҗәгать итүченеке булырга һәм гамәлдәге булырга тиеш.

Гаризалар кайсы вакытка кадәр кабул ителә

- Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Гаризадан тыш, тагын нинди дә булса документлар кирәкме?

-Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми.

Сорауларны Людмила Никифорова бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X