Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Кубань җире, без синең белән кардәш

Якташыбыз Анатолий Жедяевскийның героик батырлыгын аны азат иткәндә ул һәлак булган Кубань җиренең бер авылында яшәүчеләр хәтерли. Старовеличковская станицасын азат итү өчен гомерен биргән Т-34 танкы командиры истәлеген ничек хөрмәтләүләре турында Лаешның 1 мәктәбенең элеккеге тарих укытучысы

Нина Воронина сөйли.

Сугыш белән бәйле ниндидер вакыйгалар безнең хәтеребездә аеруча нык сакланып кала. Исемдә, Җиңүнең 40 еллыгында без, өч укытучы һәм сигез укучы Кубаньга Старовеличковская станицасына бардык, анда безнең мәктәпне тәмамлаган Анатолий Жедяевский батырларча һәлак булган. Берничә ел элек станица белән элемтә өзелде. Һәм мин станичникларга хат язарга булдым. Ул чакта безне каршы алучылар, без аралашкан кешеләр исәнме икән дип борчылдым. Кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмәдем. Музей җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Һәм тиздән китап, фотокарточкалар һәм хат белән бандероль алдым. Халык музее мөдире Яна Николаевна болай дип язды: "Сезнең игътибарыгыз, станица турында хәтерләвегез бик дулкынландырды. Анна Ильинична Логвиненкога бардык, хатыгызны укыдык. Ул Сезнең хәбәрегезгә бик шатланды". Анна Ильинична 5нче мәктәп директоры иде, без станицага аның чакыруы буенча бардык. Алга таба Яна Николаевна Анатолий Жедяевскийның батырлыгы турындагы истәлекнең Старовеличковскаялылар күңелендә яшәвен хәбәр итте. 2000 елда танк экипажы һәлак булган урында һәйкәл куелган. Район Советының яшь депутатлары инициативасы буенча аларның кече ватаннарын азат итү турында фильм төшерелгән. Анатолий Жедяевский җитәкчелегендәге танк экипажының батырлыгына багышланган һәйкәлнең яңа проекты эшләнгән.

- Безнең станица турында хәтерләвегез өчен рәхмәт Сезгә, барлык халык исеменнән Сезнең алда баш иям. Анна Логвиненконың « Земля Старовеличковская» китабын бүләк итәргә телибез, анда Анатолий Жедяевскийның батырлыгы да тасвирланган, - дип язды миңа музей директоры.

Һәр елны 17 февраль - станицаны азат итү көнендә обелиск янында митингта станичниклар танк экипажының батырлыгын искә алалар, ә 9 Майда Үлемсез полк колоннасында беренче булып Анатолий Жедяевский «бара».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Анна Логвиненко җитәкчелегендәге кызыл эзтабарлар берничә ел дәвамында якташыбыз турында мәгълүмат табарга тырышканнар. Күп архивларга соратулар ясаганнар, әмма нәтиҗәсез. 1983 елның ноябрендә ветераннар советы рәисе Г.Н.Жабский Оборона министрлыгы архивына хат яза. 1984 елның гыйнварында җавап килә: “Хәбәр итәбез, бүләкләү кәгазенә һәм Кавказ арты фронтының 2 нче танк бригадасының 1942 елның 13 декабрендәге приказына ярашлы төстә, Анатолий Жедяевский “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән”.

Аның әнисе, Александра Григорьевна, улының батырлыгы турында белә алмыйча, 82 яшендә вафат булды. 1984 елда Җиңү көне алдыннан Геннадий Александрович Жедяевский улы белән бергә абыйсы Анатолий каберенә бара. Ә хәзер инде Жедяевскийларның оныклары үзләренә кадерле булган кабергә даими рәвештә йөриләр. Менә шулай изге хәтер буыннан-буынга тапшырыла.

Белешмә өчен:

1943 елда Кубаньны азат итү башлана. Гитлерчылар, совет гаскәрләренә Новороссийскка узырга мөмкинлек бирмәс өчен, һәр торак пунктка ябышып, бик нык каршылык күрсәтәләр. Старовеличковская станицасына керү юлларын миналыйлар, хәрби техника урнаштыралар. Иртә таңнан кичкә кадәр хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр немец автоматчиклары күзәтүендә траншеялар казыйлар. Дошманның ут нокталарын юк итәргә Анатолий Жедяевский җитәкчелегендәге тиз йөрешле Т-34 танкы җибәрелә. Станицаны 17 февральдә азат итәләр, шул вакытта 300 дән артык совет солдаты һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев