Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ураза гаете - мөселманнар өчен изге көн

Лаеш районы мөселманнары Гайдел фитрны - Ураза гаетен - изге Рамазан ае тәмамлануны билгеләп үттеләр.

Уразаны бәйрәм итү традицияләре һәм бу көнне махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында ничек каршы алу турында Лаеш шәһәренең имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин сөйләде.

- Ураза бәйрәмен ничек дөрес каршыларга?

- Ураза бәйрәме - изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә ел саен үткәрелә торган бәйрәм. Һәм аны лаеклы итеп билгеләп үтәргә кирәк. Иң мөһиме – бәйрәм намазы. Бәйрәм намазы иртән, кояш чыкканнан соң 30 минуттан соң башлана. Имам башта вәгазь укый, ни өчен безнең барыбызның да ураза тотуыбызны аңлата. Ә соңрак сәдака бирергә өлгермәгән кешеләргә моның өчен вакыт бирә. Сәдаканың суммасы гаиләнең тәэмин ителешенә бәйле.

Аннары бәйрәм намазы башлана. Мәчеттә булганнан соң, дин тотучылар өйләренә кайта. Гаиләләре һәм дуслары белән бәйрәм өстәле артына утыралар. Бу көнне кунакка йөрү, яхшы гамәлләр кылу зарур. Бәйрәм өч көн дәвам итә.

- Әгәр кеше ураза тотмаса, ул бу бәйрәмне билгеләп үтәргә хокуклымы?

-Әлбәттә, ул хокуклы, чөнки барлык кешеләр дә ураза тота алмый бит. Шулай да Рамазан аенда ураза тоту - барлык мөселманнарның бурычы. Ураза тотудан азат ителергә мөмкин кешеләр категорияләре ислам китапларында тәфсилләп язылган. Шулай итеп, уразадан балалар, акылын югалтканнар, аңсыз халәттәгеләр (комада булганнар), өлкән яшьтәгеләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар, юлчылар, уразадан зыян күрергә мөмкин булган авырулар азат ителә. Бу кешеләрнең күбесе уразаны калдырган барлык көннәр өчен соңрак ураза тотарга тиеш. Ә дәваланмый торган авыру һәм картлык сәбәпле азат ителгән кешеләр уразаны калдырган һәр көн өчен 200әр сум күләмендә фидия сәдакасы түләргә тиеш. Калдырырга хокукы булмаган килеш калдырылган ураза - бик җитди гөнаһ.

- Коронавирус белән бәйле рәвештә, ураза вакытында дин тотучылар өчен нинди дә булса ташламалар булдымы?

-Быел изге Рамазан ае күмәк намазлардан һәм мәчеткә йөрүдән башка узды. Шулай ук Ураза бәйрәме вакытында мәчеткә килмәскә киңәш ителде.

-Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында мөселманнар намазлар һәм ифтарларны ничек үткәрделәр, дини учреждениеләргә бару тыела иде бит.

-Татарстанда тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, Рамазан мәчетләрдә ифтарларсыз һәм тәравих намазларыннан башка узды. Җомга намазлары да укылмады, әмма Лаеш шәһәре мәчетендә азан әйтелә. Эпидемия белән бәйле рәвештә мөхтәсибәткә ТР Диния нәзарәтеннән (ДУМ) тәкъдимнәр җибәрделәр. Рамазан аена багышланган чаралар өй шартларында, гаилә белән карантин кагыйдәләрен катгый үтәп үткәрелде. Ифтарлар да өйдә үткәрелде.

-Мондый гади булмаган вакытларда мөэминнәргә нәрсә теләр идегез?

-Барлык мөселманнарның изге гамәлләре, уразалары, гыйбадәтләре һәм догалары  Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен. Ул безне барлык афәтләрдән һәм авырулардан саклап калсын һәм һәр йортка тынычлык, иминлек бирсен һәм җан тынычлыгы насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев