Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балаларга Путин түләүләре пенсиядә чагылыш тапмаячак

Социаль челтәрләрдә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә башкарылган балалар өчен түләүләр пенсиянең тупланма өлешендә тискәре чагылыш табачак, дигән хәбәрләр пәйда булды.

Россия Пенсия фондының (РПФ) Татарстан Республикасы бүлеге мондый басмалар - алдакчылар гамәлләре, дип кисәтә. Гражданнарны 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бирелгән түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән суммага киметәләр, дип алдыйлар.

Өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләр өчен акча федераль бюджеттан өстәмә бүлеп бирелә һәм гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Ул мәкалә - мошенниклар эше.

Барлык шикле очракларда татарстанлыларга 8 (843) 279-27-27 телефоны буенча РПФның контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы пенсия гаилә лаешта реклама түләү