Лаеш районында хезмәт ветераннарын котладылар
Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан «Яратель» кошчылык фабрикасының элеккеге хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Алтысына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу кешеләр кошчылык фабрикасында күп еллар эшләгәннәр һәм хәзер лаеклы ялда. Өстәвенә, күптән түгел алар юбилейны билгеләп үттеләр, яки аны каршы алырга әзерләнәләр.

Людмила Викторовна Рымар кадрлар бүлеге начальнигы булып эшләгән. Адия Хәбибулла кызы Хисамова пешекче булып эшләгән. Габдулла Корбан улы Сөләйманов — машина йөртүче, аның улы хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итә. Рушания Абдулнур кызы Закирова терлек сую цехы начальнигы булып эшләгән. Александр Иванович Тимофеев кошчылык фабрикасында зоотехник, Ә Юныс Сабир улы Әхмәтҗанов бригадир, цех начальнигы булган.

Шулай ук «Яратель» кошчылык фабрикасыннан азык-төлек пакетлары тапшырылды.
Фотоны Рамил Хөсәенов тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев