Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгаттылар

30 мең сум штрафка тартылган, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, тик үзе өчен нәтиҗә ясамаган. Лаеш район судында исерек килеш руль артына утырган йөртүчегә карата җинаять эше каралды.

Лаеш районы прокуратурасы элегрәк шундый ук хокук бозу өчен җәза алган 42 яшьлек җирле кешегә карата эш буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Эшнең асылы мондый. Узган елның сентябрендә гаепләнүче РФ КоАП 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча («Исерек хәлдәге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итүе») административ җаваплылыкка тартылган. Ул вакытта ул 30000 сум штрафка тартылган һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Килешәсездер, җәза бик җитди. Уйланырга һәм нәтиҗәләр ясарга кирәк кебек: малай түгел бит инде. 42 яшь бит, үз башы булырга тиеш. Тик ике айдан соң әлеге гражданин, Сокурыда булганда исерткеч эчемлек эчә, янә рульгә утыра (таныклыгы булмаган килеш!) һәм Оренбург тракты буйлап китә. Бәхеткә каршы, ерак китә алмый – полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла һәм тоткарлана.

Хәзер административ җаваплылык белән генә котылып булмый инде. Аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Лаеш район суды хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда («Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннан автомобиль белән идарә итү") гаепле дип тапты. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

-Суд аңа 2 ел 10 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 450 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, - дип аңлатма бирде прокурор ярдәмчесе Марат Шәрәфетдинов. Хөкем карары закон көченә кермәгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев