Усадыда яңа мәктәп төзиләр
Усадыда яңа мәктәп төзелеше барышы белән ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов танышты.
Өч катлы мәктәп 500 урынга исәпләнгән. Аны куллануга тапшыру 2021 елга планлаштырылган, бу Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбен шактый бушатырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки үз мәктәпләре бик тыгыз булганлыктан, Усады балалары укырга анда йөрергә мәҗбүр. Проект буенча, мәктәп территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм ял итү өчен мәйданчыклар, мини-футбол кыры һәм йөгерү юллары булган стадион, волейбол уеннары һәм гимнастика белән шөгыльләнү өчен мәйданчык урнаштырачаклар. Зур актлар залы һәм ашханә беренче катта урнашачак. Икенчесендә спорт залы, лаборант һәм йорт эшләренә өйрәтү (домоводство) кабинетлары һәм китапханә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев