Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
иминлек

“Алтын көз” үзәге наркотикларсыз яшәргә чакыра

«Алтын көз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Наркотикларсыз тормыш» акциясе үткәрделәр.

Фото - «Алтын көз» үзәге.

Алар аны Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышладылар.

Үзәк белгечләре акциядә катнашуларын болай аңлаттылар:

- Без җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотиклар куллануга бәйле проблемага җәлеп итәргә телибез. Барыбызга бергәләп психотроп матдәләр куллануга каршы тору һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мөһим.

Акциядә катнашучылар буклетлар һәм брошюралар тараттылар, аларда наркотиклар куллануның коточкыч нәтиҗәләре чагылдырылган.

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясе бара, ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев