Лаеш районында җиңел автомобильдәге янгынны сүндерү өчен уку тренажёры эшли башлады
Көн темасы

Лаеш районында җиңел автомобильдәге янгынны сүндерү өчен уку тренажёры эшли башлады

Татарстанда янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү өчен илдә әлегә бердәнбер булган инновацион уку-күнекмә полигоны эшли.

Белгечләр юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтүгә, шулай ук янгынны сүндерүгә кагылышлы гамәлләрне үтәде. Җиңел автомобильдәге янгынны сүндерү тренажёры газ җиһазларына тоташтырылган. Аның ярдәмендә машинадагы алты урынны аерым-аерым яки берьюлы кабызырга мөмкин. Моны дәрес барышында күрсәттеләр. Ачык дәрестә Воронеж янгын сүндерүчеләрнең квалификациясен күтәрү институты тыңлаучылары катнашты. Тренажёрда күнегүләр ясаган янгын сүндерүчеләр үз бурычларын уңышлы үтәде.

Лаеш районында биек биналардагы янгыннарны сүндерү, транспорт һәлакәтләре вакытында эш итү, өемнәр астында калган кешеләрне коткару, күрү мөмкинлеге чикләнгән һәм төтенле шартларда эшләү буенча төрле күнегүләр үткәрү өчен шартлар тудырылган. Коткаручылар шулай ук факел рәвешендә янган утны сүндерү, цистерналардан һәм торбаүткәргечләрдән куркыныч сыеклыклар агып чыгуны, җитештерү урыннарында химик куркыныч матдәләр таралуны бетерү буенча әзерлек үтә ала.

Мәйданчыкларның берсендә 800 градуска кадәр температуралы эш шартлары тудыра торган ут симуляторлары урнаштырылган. Комплекс ел саен 3,5 мең белгеч әзерләүгә исәпләнгән.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте


Лаеш районында җиңел автомобильдәге янгынны сүндерү өчен уку тренажёры эшли башлады

Нет комментариев