Комлы Ковал күппрофильле «Гармония» лицее һәм Донецк шәһәренең 12нче гимназиясе бер-берсенә күпкә якынайды.
Комлы Ковал авылыннан гуманитар ярдәм күрсәтүче волонтёрлар конвое чираттагы тапкыр ДХРга юл тотты. Аның составында «Гармония» күппрофильле лицееның директоры Марина Сагдиева, 5 «Ю» сыйныфы җитәкчесе Әлфия Курбангалиева, Наилә Антонова һәм Вячеслав Федотов бар иде. Бу фикердәшләр командасы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Луганск Халык Республикасы белән Донецк Халык Республикасы госпитальләрендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм итүче чын Россия патриотларын берләштерде.
Донецк гимназиясе укучылары Татарстан лицеистларына хатлар язган. Хатларда балалар үзләре, мавыгулары, яраткан йорт хайваннары турында сөйләгәннәр, шулай ук яхшы билгеләр һәм уку уңышлары теләгәннәр. Алар яшьтәшләренә рәсемнәрен дә җибәргән. Акциянең максаты — балаларны таныштыру гына түгел, ә Россия тарихы, Донецк төбәге һәм Татарстан Республикасының мәдәни-этник төрлелеге турында күзаллауларын киңәйтү дә.
Бүген кәгазь хатлар ниндидер искелек билгесе кебек тоелса да, балалар өчен алар кәгазьгә язылган сүзләр генә түгел — бу чын маҗара һәм туган шәһәреннән еракта яңа дус табу мөмкинлеге. Бәлки, нәкъ менә шушы конверттан озак елларга сузылган дуслык башланыр. Балалар да, сыйныф җитәкчеләре дә «Дуслык күперчеге» акциясен хуплап, анда теләп катнашкан.
Фото: «Гармония» күппрофильле лицее
Нет комментариев