Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) тәкъдим иткән «Физикага чакыру» курсы һәм республика күләмендәге «Физика-химия алга китеше» проекты кысаларында Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицеенда кызыклы лекция узды. Аны Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институты (ОИЯИ) белгече, DM CMS төркеме әгъзасы Иван Мигунов үткәрде.
Лицей укучылары заманча фундаменталь фән дөньясына зур кызыксыну белән чумды. Иван Александрович бүгенге тикшеренүләрнең ничек алып барылуы турында сөйләде: гамәлдәге фәнни корылмалар, хәзерге экспериментлар һәм соңгы ачышлар белән таныштырды. Галимнәр әле дә серен ачарга тырышкан Галәм табышмакларына да тукталды. Аның чыгышы укучыларга тикшеренүчеләрнең хезмәтенә һәм алар алдында торган бурычларның колачына яңача карарга ярдәм итте.

Яшь галим Иван Мигунов физика турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Фото: Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицее
Очрашуның интерактив форматта узуы аеруча әһәмиятле булды: укучылар фикер алышуда актив катнашты һәм күп сораулар бирде. Аларны фәнни проектларның нечкәлекләре генә түгел, әлеге һөнәр юлына ничек аяк басу да кызыксындырды. Укучылар профильле югары уку йортына ничек керергә һәм физика олимпиадаларына ничек нәтиҗәле әзерләнергә икәнен сорады. Спикер һәр сорауга тулы җавап биреп, аудиторияне яңа белемнәргә омтылыш белән рухландырды.

Яшь галим Иван Мигунов физика турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Фото: Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофильле лицее
Очрашу физиканың коры формулалар һәм кагыйдәләр генә түгел, ә Галәм законнары буйлап мавыктыргыч сәяхәт булуын ачык күрсәтте.
Нет комментариев