Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән котлыйм!
Узып баручы ел гадиләрдән булмады. Бүген безнең барыбызга яңа шартларга ияләшергә туры килә.Үткән елларда тупланганнар безгә күп кыенлыкларны җиңүдә ярдәм итте. Без
үз йөкләмәләребездән баш тартмадык, торак төзелеше, социаль әһәмиятле объектлар, юллар төзү өлкәсендә һәм территорияләрне төзекләндерүдә эре проектларны тормышка ашыруны дәвам иттек.
Без барлык казанышларга лаешлыларның хезмәтне сөюләре, уртак һәм мөһим бурычларны хәл итүдә туплана белүләре нәтиҗәсендә ирештек!
Кадерле дуслар! Мин сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезнең узып баручы елда калуын телим, бу сихри бәйрәм алдыннан сез күңелләрегезне бар яңага, яхшылыкка һәм изгелеккә ачыгыз. Туган илне сакларга киткән безнең егетләребезгә, аларның гаиләләренә, хатыннарына, әниләренә рәхмәтләремне җиткерәм. Уйларыбыз белән без сезнең белән! 2023 ел яңа казанышларга, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, барлык теләкләрегез чынга ашсын. Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, үзара аңлашу һәм гаилә бәхете телим!
Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов
Нет комментариев