Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында яңа пляж төзеләчәк

Татарстанда киләсе елга 15 яңа пляжны файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Пляж ялы урыннары һәм төзекләндерелгән яр буйлары республиканың Әлки, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Спас һәм Тукай районнарында барлыкка киләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, бу хакта ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «сезоннар арасында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында» матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

— «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты 2023 елда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ТР территориясендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен финанслау өчен республика бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрде, — дип аңлатты Венедиктов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча сулык ярларында пляжлар оештыру буенча 22 проект эшли. Агымдагы елда инде җиде пляж ачылган, калган 15 пляжны 2024 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Татарстанда ял итү өчен барлыгы 71 пляж рәсми рәвештә җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пляж Лаеш районы