Административ җаваплылыкка тартылган Иске Пристань авылында яшәүче алимент түләмәгәне өчен реаль срокка хөкем ителә.
Гаепләнүче 2017 елдан бирле балигъ булмаган кызын карау өчен алимент түләргә тиеш була. Ләкин үз бурычларын үтәмәгән. Беркайда да эшләми һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашырга тырышмый.
Алиментлар буенча гомуми бурычы якынча 414 мең сум тәшкил итә.
Гаепләнүче элек тә хөкем ителгән булган һәм берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу юлы аңа җиде айга колония-поселениегә барырга туры киләчәк.
Нет комментариев