Гражданнарның үзара салымы буенча республика программасы кабат үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Кече Елга авыл җирлегендә урамнарны яктыртуның яңа фонарьларын урнаштыру турында бу елның башында авыл халкының район җитәкчелеге белән очрашуында фикер алышканнар иде.
Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә җирле халык җыйганнан дүрт тапкыр күбрәк акча бүлеп бирелде. Хәзер авыл урамнарында күпкә яктырак — урам фонарьлары кичке юлчыларга юлны яктырта.
Фото: Кече Елга авыл җирлеге
Нет комментариев