“Тоннель” рейды нәтиҗәсе: аек булмаган шофёр йөртүче хокуклары белән хушлашырга һәм зур штраф түләргә мөмкин
җәмгыять

“Тоннель” рейды нәтиҗәсе: аек булмаган шофёр йөртүче хокуклары белән хушлашырга һәм зур штраф түләргә мөмкин

Бүген 2023 елның 4 апрелендә Лаеш ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде. Аның нәтиҗәләрен хәбәр итәбез.

“Тоннель” оператив-профилактик чарасы нәтиҗәсендә 35 яшьлек самосвал йөртүче исереклек билгеләре белән идарә итү вакытында тоткарлана. Медицина тикшерүен узудан ул баш тарта. ЮХИДИ инспекторы 12.26 статьясы буенча административ протокол төзегән. Алга таба эш судта каралуга тапшырылачак. Машина йөртүчегә 18 айдан 24 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30000 сум күләмендә штраф яный.


Лаеш районы Эчүчелеккә каршы “Тоннель” операциясе йомгаклары

Нет комментариев