Хәерби мәктәбе юидчылары 94 яшьлек тыл хезмәтчесен Җиңү көне белән котладылар
җәмгыять

Хәерби мәктәбе юидчылары 94 яшьлек тыл хезмәтчесен Җиңү көне белән котладылар

Җиңү көне алдыннан, Хәерби урта мәктәбенең ЮИД отряды Җиңү көне белән авылдашы, тыл хезмәтчәне һәм педагог-ветеран Хәйбуллин Минтаиб Абдрахман улын котлады.

Минтаиб Абдрахман улына 1 майда 94 яшь тулды.

- Хезмәт ветераны безнең мәктәптә күп еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде, - дип уртаклашты ЮИД отряды җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов. - Ул хәзер дә сафта: үз бакчасында эшли. Авылда иң матур бакча аныкы.

Юидчылар аңа нык сәламәтлек теләделәр. Ветеран бик канәгать калды.

 

 


Лаеш районы Бөек Ватан сугышы Хәерби Бөек Ватан сугышы ветераннары

Нет комментариев