Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Айгөл Курченкова: «Һәр тамашачыга шатбыз»

2018 ел азагында Лаешта «Kinolife» кинозалы ачылды. Бер ел эчендә нәрсәләргә ирешкәннәр һәм безнең районда киноның нинди перспективалары бар икәнлеген “Лаеш районы халкына киновидео хезмәт күрсәтү буенча” МБУ директоры Айгөл Курченкова сөйли.

-Айгөл Нуретдиновна, лаешлы тамашачыларның нәрсәгә өстенлек бирүе турында сөйләгез әле. 2019 елда нинди фильмга сорау күп булды? Тамашачылар нинди жанрдагы фильмнарга өстенлек бирә?

-Тәҗрибә күрсәткәнчә, Лаеш районында куркыныч жанрдагы фильмнар һәм комедияләр яраталар. Яшьләр куркыныч фильмнарны ярата: сорау иң күп булган «Оно-2» фильмы 65әр тамашачы җыйды. Ә өлкәнрәкләр комедиягә өстенлек бирә. Яңа ел бәйрәмнәрендә «Полицейский с Рублевки: Новогодний беспредел-2» картинасы популяр булды. Ә сугыш фильмнары һәм драмаларга сорау юк.

-Сеансларга күпме кеше килү яхшы дип санала?

-Без тулы заллар артыннан кумыйбыз, кешеләрне көчләп китермибез. Кинога килү – ул һәркемнең ирекле үз карары. Без кинозалга яңа фильм карарга килгән һәр кешегә шат. Кайвакыт сеанска берничә билет кына сатыла, әмма тамашачылар бөтен залны үзләренә генә сатып алган кебек шатлар. Алар “Тарантино” барында бик теләп попкорн һәм кола сатып алалар да кино белән хозурланырга баралар. Мондый тойгылар кыйммәт тора.

-Татарстан фильмнары тамашачыда кызыксыну уятамы?

-Авыл җирендә кызыксыну бар. Авыл кешеләренә безнең тематика якынрактыр, күрәсең. Авылларда Татарстан ленталарына сорау бар һәм без аларны популярлаштыру өстендә эшлибез. Ә шәһәр тамашачылары безнең кинематографчылар төшерә торган фильмнарга битараф.

-Кинотеатрны үстерү буенча 2020 елга нинди планнарыгыз бар һәм нинди кызыклы чаралар планлаштырыла?

-Планнар бик зур. Барлык грантларда катнашачакбыз: федераль, республика һәм шәхсиләрдә. Безнең шәһәр өчен грандиоз дияргә булган бер проект эшлибез. Ләкин детальләрен әлегә ачып бетермим. Лаеш өчен ул, элек булмаганча, ниндидер аерым үзенчәлекле булачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен ел саен үткәрелә торган кино фестивальләрен дәвам итәчәкбез. Ә иң зур хыялыбыз – беркемгә дә бәйле булмас өчен үз залыбызны булдыру. Кино өчен махсус билгеләнгән үз бинабыз кирәк. Тавыш изоляциясен дә эшләп,  VIP-зал җиһазлап та булыр иде. Илһамланып, тамашачыларны дөнья киноиндустриясенең яңа премьералары белән шатландыру теләге белән эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X