Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районы талантлы балаларга бай

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале үз тирәсенә иҗади яшьләрне берләштерә, илһам өчен яңа импульс бирә.

Лаеш шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади фестиваленең муниципаль этабының гала-концерты бик яхшы узды. Ул иң көчле артистларны ачыклады, алар соңрак Балык Бистәсендә узган зона этабында призлы урыннар яуладылар.

Лаеш шәһәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә солистлар, конферансье, хореография һәм вокал коллективлары чыгыш ясады. Программаның һәр номеры күңел өчен чын бәйрәм булды. Рус һәм татар телләрендәге җырлар Лаеш халкы һәм фестиваль кунаклары күңеленең барлык кылларына кагылды.

Кызыклы бию тамашалары костюмнарның матурлыгы һәм ординар булмавы, биючеләрнең артистлыгы һәм хореографларның эше белән сокландырды. Кечкенә һәм өлкән алып баручылар үзара ярышмадылар, ә бер-берсен тулыландырып кына тордылар.

Җиңүчеләргә дипломнарны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Ул барлык конкурсантларга катнашканнары өчен, ә аларның педагогларына – тырыш һәм бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Фестиваль-конкурсның зона этабында җиңүләр теләде.

Концерт бер сулышта узды һәм фестивальдә катнашучыларның традицион дискотекасы белән тәмамланды.

Балык Бистәсендә узган зона этабында Лаеш, Мамадыш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән яшь артистлар катнашты. Жюри безнең район тәкъдим иткән 18 номерны билгеләп үтте. Аларның алтысы үз номинацияләрендә беренче урыннарны яуладылар.

Хореография номинациясе

1."Все сначала" хореография коллективы. Лаеш балалар сәнгать мәктәбе (кече төркем). Җитәкчесе Миләүшә Зарифуллина.

Конферанс номинациясе

1.Иван Шуваров, Олы Кабан авылы (кече төркем). Җитәкчесе Алексей Шуваров.

2.Абдулахад Алижанов, Олы Кабан авылы (урта төркем). Җитәкчесе Гөлнара Качалова.

Вокал-соло номинациясе

1.Камил Вәлиев, Олы Кабан авылы (1 нче кече төркем). Җитәкчесе Альбина Латыйпова.

2.Дарья Бушуева, Ковали авылы (урта төркем). Җитәкчеләре Ольга Мөхәммәтҗанова, Екатерина Тарасова.

3.Полина Алешина, Лаеш шәһәре (өлкән төркем). Җитәкчесе Ирина Алешина.

 

Зона этабы гала-концертыннан тулырак мәгълүмат һәм видео «Культура» рубрикасында урнаштырылган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Лаеш районы лаешта реклама созвездие-йолдызлык