Район мәдәният йортында балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды
спорт

Район мәдәният йортында балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырылды

Лаеш балалары яңа уку елына кадәр шахмат клубы белән саубуллаштылар.

Шахмат клубы җитәкчесе Илья Гордеев яшь шахматчыларны шахмат тактасындагы уңышлары белән котлады.

Лаеш районы Мәгариф идарәсенең шахматны үстерү буенча җаваплы вәкиле Юлия Нуруллина интеллектуаль спортта алга таба да уңышлар теләде.

- Быел шахмат белән биштән 16 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнде, - дип аңлатма бирде Илья Гордеев. - Районда барлыгы 120 бала шөгыльләнә, Лаеш шәһәрендә – 40ка якын. Дәресләр «Кама» спорткомплексында, шулай ук район мәктәпләрендә атнага дүрт көн сәгать ярым дәвамында уза.

Балаларны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Айгөл Галләмова котлады һәм киләчәктә дә җиңүләр теләде.

Барлык балаларга да бүләкләр тапшырдылар һәм бер мультсеанска билет бүләк иттеләр. Шахмат белән киләсе уку елына кадәр саубуллашу «Медвежонок Бамси» мультфильмын карау белән тәмамланды.

Реклама хокукында.


Лаеш районы

Нет комментариев