Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

600гә якын кеше «Безнең заман» фестивале этабында катнашачак

Чара 20-21 октябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында узачак.

Республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан катнашу өчен барлыгы 120дән артык гариза бирелгән, аларның яртысы — шәхси зачетта.

Йомгаклау этабында 16 команда катнашачак, алар гомумкоманда зачетында һәм фестивальнең гран-приенда җиңү өчен көрәшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, зона этабы Автоградта 6-7 октябрьдә, Әлмәттә 13-14 октябрьдә узды.

Фестивальнең зона этапларында катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Минута славы» кебек номинацияләрдә ярышалар. Суперфиналда зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашачак. Аны 17-18 ноябрьдә Казанда уздыру планлаштырыла. Гала-концерт Казанның «Пирамида» сында 20 ноябрьдә узачак дип фестивальнең матбугат хезмәтендә искә төшерәләр.

Быел Татарстанда «Безнең заман» 11 нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең приз фонды 4 миллион сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата приз алачак, «Безнең заман герое» махсус призы иясе 350 мең сум алачак.

«Наше время — Безнең заман » фестивале 2013 елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Безнең заман» фестивале