Чаллыда җәйге лагерьда ял итәчәк Луганск Халык Республикасы балалары белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина очрашты.
Балалар белән аралашканда, ул, бу инде ЛНР балалары өчен «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында икенче смена булуын искәртте. Элегрәк биредә Луганск Халык Республикасыннан 140 бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен яхшырткан. Төрле программа ял итүне файдалы да, кызыклы да иткән.
— Иң мөһиме, балалар үзләрен Татарстанда, күпмилләтле гаиләбездә, өйдә кебек хис иттеләр. Мин тагын бер тапкыр «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка минем инициативаны хуплаганы өчен рәхмәт белдерәсем килә, — дип аңлатма бирде Әлфия Когогина.
Нет комментариев