Якын киләчәктә пляждан кино шәһәрчегенә яр буйлап барып җитәргә мөмкин булачак.
Яңартылган «Белые горы» туристик кластеры ачылганнан соң, бу гаҗәеп урынны карарга теләгән туристлар саны артты. 
— Монда җәяү дә, велосипедта да йөрергә була. Табигатьтән ләззәтләнергә һәм кинематография мохитенә чумарга була. Балалар мәйданчыгында балалар уйнавын күрү бик күңелле. Күпләр өчен безнең Семрук иң яраткан урыннарның берсе булды, — дип аңлатма бирде Илдус Зарипов.
Белешмә өчен:
Семрук территориясе Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында федераль программа буенча төзекләндерелде.
Нет комментариев