Лаеш гимназиясендә ата-аналар мәктәптә туклануның сыйфатын системалы рәвештә тикшерәләр
яңалыклар

Лаеш гимназиясендә ата-аналар мәктәптә туклануның сыйфатын системалы рәвештә тикшерәләр

Лаешның 1нче гимназиясендә 6 «Б» сыйныфы ата-аналары катнашында чираттагы айлык ата-аналар туклану сыйфаты контроле узды.

Ата-аналар ашханәдә урнаштырылган меню белән таныштылар. Өстәлләр ничек капланганын, ризыклар менюда күрсәтелгәнгә туры киләме-юкмы икәнен карадылар. Балаларның төшке аш алдыннан кулларын юуларына инандылар. Югычлар һәм кәгазь сөлгеләр бар. Ашап карадылар һәм төшке ашның сыйфатыннан канәгать калдылар.

Лаешның 1нче гимназиясендә укучыларның ата-аналары тарафыннан мәктәп төшке ашларын контрольдә тоту системалы. Ата-аналар мәктәптә туклануны контрольдә тоту гына түгел, ә мәктәптә туклануны оештыру системасын камилләштерүгә дә ярдәм итәләр.

 


Лаеш районы Лаеш гимназиясе туклануның сыйфаты

Нет комментариев