Лаеш районы яшь армиячеләре сугышчыларны ташламый
яңалыклар

Лаеш районы яшь армиячеләре сугышчыларны ташламый

Лаеш районында яшәүче яшь буын — махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итә.

3 нче номерлы Лаеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Пламя» отряды яшь армиячеләре укучыларга хәйрия акциясе-ярминкәсе үткәрергә тәкъдим иттеләр.

Җыелган акчалар районның «СВОга ярдәм» хәйрия фондына тапшырылды.

Аннары яшь армиячеләр маскировка челтәрләрен үрүдә катнаштылар.

Фотоны Валентина Кирпичникова бирде.


Лаеш районы махсус хәрби операция

Нет комментариев