Лаеш районы туристлар өчен тагын да кызыклырак була бара
яңалыклар

Лаеш районы туристлар өчен тагын да кызыклырак була бара

Тиздән Лаеш районында кечкенә Якутия барлыкка киләчәк. Бу хакта үз блогында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.

Туристик этнокомплексны Чирпы авыл җирлеге территориясендә урнаштырырга планлаштыралар. Анда ял итәргә дә, Саха (Якутия) Республикасы турында күп белергә дә мөмкин булачак.чирпы

Булачак этнокомплекс урынында сэрге — ритуаль багана урнаштырылган. Сэрге Якутия халкы өчен бәхет һәм иминлек символы булып тора. Аны Ысыах милли бәйрәме, юбилейлар, бәйрәмнәр һәм әһәмиятле чаралар вакытында билгелиләр.чирпы

Ысыах, дөнья халыкларының күп кенә бәйрәмнәре кебек үк, мәҗүси йолалар, уңдырышлылык темасы белән бәйле.чирпы

Сүз уңаеннан, быел Ысыах Якутия районнарында 20-21 июньдә узды. Якутск тирәсендә дистанцион формат 15-27 июньдә ике атнага сузыла.чирпы

Лаеш районында булачак этнокомплекс төзелеше буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар.


Чирпы Лаеш районы Лаеш туристлары

Нет комментариев