2023 елның 1 сентябреннән Россиядә 2022 елның 28 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керәчәк. Ул авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалау һәм исәпкә алуны кертә.
Кайчан авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу мәҗбүри булачак?
Закон нигезендә, 2024 елның 1 мартыннан авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу мәҗбүри булачак. Хәзерге вакытта Россиядә терлекләрне мәҗбүри идентификацияләүне кертүгә әзерлек тулы куәтенә алып барыла. Маркировкаланырга тиешле барлык хайваннар турында мәгълүмат «Хорриот» Россельхознадзор системасына кертелә.
Авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу нәрсә өчен?
«Хорриот» системасында авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алу терлекчелек продукциясен күзәтүдә мөһим звено булачак.
Нет комментариев