Чикләү республика территориясендәге урманнарда янгын куркынычлыгының IV классын билгеләү белән бәйле рәвештә кертелә.
Татарстанда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен чикләү турындагы нигезләмәне расладылар.
Документка Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин кул куйды 16.06.2023ел.
Карар нигезендә, урман фондының бөтен территориясендә <...> гражданнарның урманнарда булуларын, аларга транспорт чараларының урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында керүләрен әлеге карар үз көченә кергән көннән алып 21 календарь көнгә чикләү кертергә.
Республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 25 мартындагы 748-р номерлы боерыгы нигезендә янгынга каршы кисәтү, профилактика чаралары комплексын үткәрүне тәэмин итәргә.
Нет комментариев