Кама диңгезе һәм Семрук яр буйларын велосипед маршруты тоташтырачак — дип язган үз блогында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов
Якын киләчәктә пляждан кино шәһәрчегенә яр буйлап барып җитәргә мөмкин булачак.
Яңартылган «Белые горы» туристик кластеры ачылганнан соң, бу гаҗәеп урынны карарга теләгән туристлар саны артты.
— Монда җәяү дә, велосипедта да йөрергә була. Табигатьтән ләззәтләнергә һәм кинематография мохитенә чумарга була. Балалар мәйданчыгында балалар уйнавын күрү бик күңелле. Күпләр өчен безнең Семрук иң яраткан урыннарның берсе булды, — дип аңлатма бирде Илдус Зарипов.
Белешмә өчен:
Семрук территориясе Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында федераль программа буенча төзекләндерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев