Тиздән Лаеш районында кечкенә Якутия барлыкка киләчәк. Бу хакта үз блогында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов сөйләде.
Туристик этнокомплексны Чирпы авыл җирлеге территориясендә урнаштырырга планлаштыралар. Анда ял итәргә дә, Саха (Якутия) Республикасы турында күп белергә дә мөмкин булачак.
Булачак этнокомплекс урынында сэрге — ритуаль багана урнаштырылган. Сэрге Якутия халкы өчен бәхет һәм иминлек символы булып тора. Аны Ысыах милли бәйрәме, юбилейлар, бәйрәмнәр һәм әһәмиятле чаралар вакытында билгелиләр.
Ысыах, дөнья халыкларының күп кенә бәйрәмнәре кебек үк, мәҗүси йолалар, уңдырышлылык темасы белән бәйле.
Сүз уңаеннан, быел Ысыах Якутия районнарында 20-21 июньдә узды. Якутск тирәсендә дистанцион формат 15-27 июньдә ике атнага сузыла.
Лаеш районында булачак этнокомплекс төзелеше буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар.
Нет комментариев