Өмәгә Лаеш районының «Счастливый малыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре чыкты
Лаеш вокзалыннан ерак түгел урнашкан балалар бакчасы һәркемнең күз алдында: аның территориясен шәһәргә керүчеләр дә, Лаештан чыгучылар да күрәләр. Бу район үзәге турындагы гомуми фикергә тәэсир итүче учреждениеләрнең берсе дип әйтергә була.
Шуңа күрә «Счастливый малыш» хезмәткәрләре бу балалар учреждениесенең чиста булуы турында кайгырталар.
11 октябрьдә алар өмәгә чыктылар. Балалар бакчасы территориясен тәртипкә китерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев