Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Район башлыгы гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләрен оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренә рәхмәт хатлары тапшырды

Кичә Сәнгать мәктәбенең актлар залында Лаеш районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләренә йомгак ясалды.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Павел Родионов өйрәнүләр барышында районның тиешле хезмәтләре эшенә җентекле анализ ясап, «яхшы» бәя бирде.

Район башлыгы Илдус Зарипов республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренә өйрәнүләрдә катнашканнары һәм район гражданнар оборонасы хезмәте эшенә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Илдус Фатыйх улы Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесенә һәм консультантларына рәхмәт хатлары тапшырды һәм киләчәктә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 2 нче октябрьдән 6 нчы октябрьгә кадәр Лаеш районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Лаеш сәнгать мәктәбе гражданнар оборонасы