Укулар легендасы буенча бүген Орел авыл җирлегендә янгын күзәтелгән
Исегезгә төшерәбез, 2 октябрьдән Татарстанда команда-штаб өйрәнүләре уза. Бүген, өйрәнүләр легендасы буенча Орел авыл җирлегендә өске янгын күргәннәр. Җил тизлеге шактый югары — секундына 6 метр.
Людмила Никифорованың видеомонтажы.
Денис Фроловның фотосы һәм видеосы.
Пилотсыз аппарат ярдәмендә янгынның куркыныч дәрәҗәсен, аны сүндерү өчен нинди көч кирәк булачагын билгеләделәр.
Кешеләрне янгын урынына кертмәү һәм аларның һәлак булу ихтималын булдырмау өчен участок полицейскийлары юлларны яба.
Утны сүндерү өчен янгын чыккан урынга махсус техника чыгарыла.
Ут белән капланган территорияне, ут таралуга юл куймас өчен, трактор сукалый.
Янгынны сүндерү өчен шулай ук су савыты белән вертолет кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев