Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бар Россиядән яшьләрне берләштерәбез

«Идел» яшьләр үзәгендә узган «Татар яшьләре көннәре» форумы әнә шул максатны күздә тота.

Матюшинога Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән 180 делегат килде.

Оештыручылар - Татарстанныж Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль

милли-мәдәни автономиясе. 30 нчы, юбилей форумында 18-30 яшьләрдәге актив яшьләр

катнашты.

«Татар яшьләре көннәре» татар яшьләренең мәдәни-милли берләшүенә, эшлекле һәм

мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә

мәгълүмат алмашуына, төбәкләрдә татар яшьләре оешмаларының проблемаларын хәл

итүгә юнәлдерелгән.

«Идел» яшьләр үзәгендә форумны ТРның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир

Фәттахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин

ачып җибәрде.

- Киләчәк өчен, милләт өчен сөенә торган яшьләр бергә җыела, - диде ачылу тантанасында

Дамир Фәттахов. – Алар барысы да актив, үз фикерләре бар. Яшьләрнең туган телләренә,

милли мәдәнияткә булган мәхәббәте һәм хөрмәте күп нәрсә турында сөйли. Яшьләр

Татарстанны күз уңында тоталар, безнең республикадагы вәзгыятькә игътибар итәләр.

Форум эшендә делегатлар белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм ТР

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов очрашты. Мактаулы кунаклар яшь

кешеләр тәкъдим иткән проектлар белән таныштылар.

«Татар яшьләре көннәре» делегатлары үзләре билгеләп үткәнчә, бу тәҗрибә уртаклашу

өчен иң яхшы мәйданчык. Катнашучылар үз проектларын эшләү һәм презентацияләү

белән шөгыльләнделәр, осталык сәгатьләрендә үз белемнәрен һәм осталыкларын

арттырдылар. Ә кичен конкурста иң яхшы җырчы һәм биючене сайладылар.

«Татар яшьләре көннәре»нең һәр көне бик тыгыз узды. Делегатлар өчен татар теле,

республика тарихы, вокал, журналистика, кул эшләре һәм башка дисциплиналар буенча

осталык сәгатьләре һәм дәресләр үткәрелде. Форумда катнашучы һәр кеше үзенә ошаган

юнәлештә осталыгын арттыра алды

«Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгесе форумның кульминациясе булды. Анда иң

талантлы, креатив һәм төрле яктан алга киткән егет һәм кызны сайладылар. Самат

Дәүләтшин һәм Сәрия Кәбирова җиңүчеләр булдылар.

- Берничә көн эчендә без зур тату гаиләгә әйләндек, - диде Самат Дәүләтшин. – Мин

монда танышкан һәр кеше - үзенчәлекле, дәртле һәм талантлы. Көн саен без кызыклы һәм

файдалы тренингларда белемнәребезне камилләштердек. Шушы берничә көн эчендә без

монда бик нык дуслаштык. Безнең дусларча мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр һәм барлык

катнашучыларны күп елларга берләштерер дип өметләнәм.

«Татар яшьләре көннәре-2020»не япканда чарага йомгак ясалды һәм резолюция кабул

ителде. Анда форумда катнашучылар Россиянең мәдәни күптөрлелеген саклау

максатларында яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә төрле яклап ярдәм

күрсәтергә чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы