Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Беренче фото беренче урын алды

Финалистларның «Очарование» ФОТОконкурсы призлары өчен җиңел булмаган көрәшендә математика укытучысы җиңде.

Бүләкләү тантанасына финалда иң күп тавыш җыйган өч катнашучы чакырылган иде. Призларны тапшыру ике этапта узды.

Җиңүчене ТАССРның 100 еллыгы көнендә бүләкләделәр. Ул - Казанның 144 нче мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Регина Хәйруллина. Хәзерге вакытта яшь әни улы Данисны тәрбияли, аңа өч айдан ике яшь тула. Яшь гаилә өч ел элек өйләнешкән. Гаилә башлыгы Рафис Хәйруллин Казан май экстрактлау заводында эшли.

- Конкурс турында мәгълүматны ВКонтактеда «Камская новь» төркемендә күрдем. Уйлап та тормыйча, катнашырга булдым. Редакциягә үземнең һәм иремнең әниләребезнең фотосурәтен җибәрдем.

Регинаның рәсеме конкурска җибәрелгән беренче фото булды һәм аңа беренче урын бүләк итте.

- Яңа самавыр яңа фатирга күчкәндә бик кирәк булачак, - дип тәэсирләре белән уртаклашты җиңүче.

Призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшыру икенче көнне дәвам итте. Өченче урынны «Кама ягы» сайты конкурсларында берничә тапкыр катнашкан Габишевода яшәүче Марат Шабаев яулады. Ул хатыны һәм кызы рәсемнәреннән коллаж җибәргән.

- Минем өчен туганнарым, дусларым һәм мин эшли торган Казан МЭЗы хезмәткәрләре тавыш бирде.

Өченче урын иясе конкурс турында Инстаграмдагы басмалардан белгән. Тәҗрибәле катнашучы буларак, тәвәккәлләгән һәм менә - призерлар арасына керде.

- Электрогриль кухняда зур ярдәм булачак,чөнки һава торышы һәрвакыт яхшы булып тормый, ә балалар кыздырылган сосискаларны бик яраталар.

Икенче урын өчен диплом һәм термопот ДРКБның операция блогы медицина хезмәткәре, 25 Октябрь поселогында яшәүче Людмила Репьевага тапшырылды. Аның кызлары һәм туганының кызы белән төшкән фотосы финалист-лидерлар өчлегенә керде.

- Үз-үзеңне изоляцияләү белән бәйле төстә, дуслар яңа приз белән табын артына утыруны көтеп ардылар инде, - дип елмая Людмила. - Термопот отуыма бик шатмын. Кызларыма да бу техниканы үзләштерү кыен булмаячак.

Конкурсның иганәчесе  - “Форт-Римэкс”  ҖЧҖ - һәрчак яхшы бензин! Оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Кама ягы” (“Камская новь”) газетасы редакциясе.

Лаеклы приз оту - бу мөмкин хәл. Безнең яңа конкурслар турындагы мәкаләләрне укыгыз, фотографияләр җибәрегез, катнашучылар булыгыз һәм җиңегез!

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фотоконкурс Лаеш районы Реклама в Лаишеве