Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Дәүләт пошлинасы - дөрес түлибез

Гражданнарда дәүләт пошлинасына кагылышлы сораулар туу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт пошлинасын түләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге турында киңәш бирә.

1. Кертелүче мәгълүматларны игътибар белән тикшерегез, алар дөрес булырга тиеш.

Акчаларны алучының реквизитларын тикшерүгә аерым игътибар бирегез, алар мәҗбүри рәвештә җыюларны таләп итүче учреждениенеке булырга тиеш. Квитанция өчен түләгәндә күрсәтелгән мәгълүматлар юридик яктан әһәмиятле булган гамәлләр башкару өчен мөрәҗәгать итүче кешенеке булырга тиеш, хәтта түләүне ул башкармаган очракта да. Түләү төрен һәм аның күләмен дөрес итеп күрсәтегез, югыйсә, җыемны яңадан тулысынча, яисә аның җитмәгән өлешен түләргә туры киләчәк. Түләгәннән соң чекларны һәм квитанцияләрне саклагыз, нәкъ менә алар түләүне раслый һәм сезнең мөрәҗәгатьнең дәүләт органына бирелә.

Дәүләт пошлинасы юридик яктан әһәмиятле гамәл кылган урын буенча кулдагы акча белән яисә акчасыз формада түләнә. Документларны тапшырганчы терминалда мөстәкыйль төстә түләү өчен реквизитлар кертергә, үз мәгълүматларыңны, хезмәтнең атамасын күрсәтергә мөмкин. Әмма пошлинаны инде күп функцияле үзәк белгеченә мөрәҗәгать иткәннән соң түләү оптималь вариант булып тора.

2.Түләнгән дәүләт пошлинасы түбәндәге очракларда өлешчә яисә тулысынча кире кайтарылырга тиеш:

- Әгәр дәүләт пошлинасы законнарда каралганнан күбрәк күләмдә түләнсә. Түләнгән һәм дәүләт пошлинасының билгеләнгән күләме арасындагы аермага тигез сумма кире кайтарыла.

- Дәүләт пошлинасын түләгән затлар Росреестрга мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр юридик яктан әһәмиятле гамәл кылудан баш тартса. Түләнгән дәүләт пошлинасының тулы суммасы кире кайтарыла.

- Әгәр килешү якларының тиешле гаризалары нигезендә күчемсез милеккә хокукны, чикләүне (йөкләнешне), аның белән алыш-биреш эшләре алып баруны дәүләт теркәвенә алуны туктату турында гариза бирелгән булса. Түләнгән дәүләт пошлинасының яртысы кире кайта.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт пошлинасы күләме, шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле башка мәгълүмат белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Гражданнар һәм оешмалар өчен" бүлегендә танышырга мөмкин. Росреестр хезмәтләре буенча консультацияне шулай ук колл-үзәкнең түләүсез 8-800-100-34-34 телефоны буенча алырга мөмкин.

Мәгълүмат өчен, күчемсез милеккә хокукларны, чикләүне (йөкләнешне) һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу өчен пошлина күләме РФ Салым кодексының 333.33 маддәсе белән билгеләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев