Кичә Лаешта махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм йөкләнде
Шушы көннәрдә Лаештан Россия Федерациясенең яңа территорияләренә техника, махсус саклану чаралары, азык-төлек төялгән фура китәчәк.
Беренче чиратта техника йөкләнде. Лаеш районында яшәүчеләр ярдәмендә безнең егетләргә прицеплы УАЗ машинасы һәм Ямаха моторлы көймә биреләчәк. Аларның двигательләре өчен майлар да йөкләнде. «СВОга ярдәм» фондыннан волонтерлар 30дан артык маскировка чарасы — маскировка челтәрләре һәм халатлар тапшырган.
Авыр техниканы йөкләү белән «Балык тоту кардәшлеге» һәм Лаеш хәрби комиссариатының батыр егетләре шөгыльләнә.
Икенче этапта Лаеш хәрби комиссариаты территориясендә машинага автошиналар, блиндажлар төзү һәм җылыту өчен материаллар, электр генераторлары, көчәнеш стабилизаторлары, бензопилалар, шанцлы инструмент, медицина препаратлары, җылы әйберләр, азык-төлек төялде.
Изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев