Пәрәү авылының актив яшәүчеләре бүләкләнде
җәмгыять

Пәрәү авылының актив яшәүчеләре бүләкләнде

Пәрәү авылы халкының Лаеш районы җитәкчеләре белән очрашуында авыл җирлеге башлыгы 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Автор фотасы

Мәктәп балалары кунакларны һәм авылдашларын зур күмәч һәм чәк-чәк белән каршыладылар. Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фәнил Тимергалиев үз чыгышын җирлектәге халык саныннан башлады.

Җирлек составына Пәрәү авылы керә. Аның территориясендә 338 йорт хуҗалыгы исәпләнә, 686 кеше яши. 2022 елда өч бала туган. Балалары өч һәм күбрәк булган сигез күп балалы гаилә теркәлгән.

- Өч егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларның сынатмауларын беләбез һәм ышанабыз, - диде Фәнил Фәрит улы. – Аларга, аларның гаиләләренә нык сәламәтлек, тиз арада исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Җирлектә яшәешне тәэмин итү өчен барлык объектлар бар: Пәрәү урта белем мәктәбе, авыл мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты, китапханә, почта, балалар бакчасы, мәчет, янгын сүндерү депосы һәм өч кибет. Җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы кооперативы, известьле материал чыгару һәм вак таш карьеры, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, 12 кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Җирлектәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 113 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 14е сыер, 57 сарык һәм кәҗә.

Соңгы елларда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә һәм бюджетны тулыландыруда үзара салым программасы зур урын алып тора. 8 елда тулаем республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 9134,0 мең сум акча кергән һәм шушы чорда үзара салымның гомуми суммасы 11417,5 мең сум тәшкил иткән.

Бу акчалар авылны төзекләндерү һәм яшәеш сыйфатын яхшырту буенча зур күләмдә эшләр башкарырга мөмкинлек биргән. 863 метр юл ремонтланган (Акташ урамы – 300 м, Яшьләр – 343 м, Кояшлы – 220 м), 3710 метр озынлыкта суүткәргеч челтәр үзгәртеп корылган, 116 урам яктырткыч энергия саклаучы светодиод фонарьларга алыштырылган. Кышлый юлларны кардан чистарту һәм авыл эчендәге юллар читендәге үләннәрне чабу да моңа керә. Төбәк операторы каты коммуналь калдыкларны җыя торган иске контейнерларны евроконтейнерларга алыштырды.

Гражданнар җыенында хәл итүләренчә, 2022 елда җыелган акчалар Совет урамында (100 метр) су белән тәэмин итү системасын яңартуга, мәчет янындагы территория балалар мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы төзү өчен төзекләндерелгән (беренче этап).

2023 елда берничә социаль юнәлештәге чара оештыру планлаштырыла. Гражданнарның үзара салым акчаларын файдалану буенча җыен карарын үтәү билгеләнгән; мәчет янындагы территорияне балалар һәм спорт мәйданчыгы төзү өчен төзекләндерүнең икенче этабын үткәрү; суүткәргеч челтәрне үзгәртеп кору эшен дәвам итү һәм янгын гидрантлары урнаштыру.

Очрашу кысаларында Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Виталий Германов чыгыш ясады. Җирлек мәшәкатьләренә, проблемаларына битараф булмаган авыл кешеләре актив җәмгыять эше алып барулары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә лаек булдылар.


Нет комментариев