Чебурашканың туган көне
җәмгыять

Чебурашканың туган көне

Бүген балалар китаплары һәм мультфильмнарының иң яраткан персонажларының берсе булган Чебурашканың туган көне билгеләп үтелә. Бу игелекле герой танылган язучы Эдуард Успенскийның фантазиясе аркасында дөньяга килде.

Бу уңайдан Лаеш районының «Алтын көз» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен «Чебурашка белән сәяхәт» дип аталган уен оештырылды. Чараны җирле китапханә хезмәткәрләре уздырды.

Бәйрәм барышында катнашучылар бу гаҗәеп җанварның барлыкка килү тарихын белделәр. Шулай ук «Крокодил Гена һәм аның дуслары» әсәре нигезендә әзерләнгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр һәм игелекле маҗаралар дөньясына чумдылар.

Фото: Е. В. Галимова


Чебурашканың туган көне

Нет комментариев