Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районының өч сугышчысы Батырлык ордены белән бүләкләнде

Бүләкләр һәлак булганнарның туганнарына тапшырылды.

Лаеш районының махсус хәрби операция уздыру зонасында катнашкан өч сугышчысы РФ Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләнде. Геройлар хәрби бурычларын үтәгәндә фидакарьлек һәм батырлык күрсәтәләр.

Рядовой Арсютов Григорий Александрович, рядовой Куприй Андрей Валерьевич, старшина Миначев Ренат Равилевич Ватанны СВО зонасында лаеклы якладылар.

Бүләкләр һәлак булганнарның туганнарына тапшырылды. Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов батырларча һәлак булган хәрбиләрнең якыннарының кайгыларын уртаклашты: 

«Безнең егетләр югары бүләккә лаек. Мин беләм, аларның һәрберсе Ватанны ирекле рәвештә якларга киткән. Лаеклы ирләр үстергән өчен әти-әниләренә рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар үз миссияләрен ачык аңладылар. Мондый авыр чорда ил өчен яклауга басарга, егетләрне якларга кирәк дип таптылар. Чын геройлар үстергәнегез өчен сезгә баш иям! Теләсә кайсы вакытта без сугышчыларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы махсус хәрби операция